Дәүләт Думасы беренче укылышта 2023-2025 елларга федераль бюджет турында закон проектын кабул итте.

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

 

Хөрмәтле Вячеслав Викторович, хөрмәтле депутатлар, сезнең каравыгызга алдагы өч елга бюджет проекты чыгарыла. Мин төп максатларга, бюджет сәясәте бурычларына, илнең төп финанс планына салынган бюджет өстенлекләренә тукталам.

Төп өстенлекләр арасында түбәндәгеләрне билгеләргә теләр идем. Бу социаль йөкләмәләрне финанс белән тәэмин итү. Президент Юлламаларында, Президент Приказаларында, кешеләргә ярдәм итү карарларында салынган барлык карарлар исәпкә алынган, кирәкле чаралар бирелгән. Технологик бәйсезлек һәм инфраструктураны үстерү шулай ук өстенлекле булып тора, моңарда соңрак мин җентекләбрәк тукталам. Илнең иминлеген тәэмин итү һәм Кораллы көчләрнең әзерлеге. Бүген оборона һәм куркынычсызлык ихтыяҗлары өчен ресурслар кирәк.

Бу документны шулай ук исәпкә ала. Регионнарны бюджетара җайга салу һәм интеграцияләү - шулай ук бюджетта акчалар исәпкә алынган безнең өстенлекләрнең берсе. Барлык өстенлекләр финанс яктан тәэмин ителгән һәм бюджетта исәпкә алынган.

(Текст кыскартылып тәрҗемә ителде. Тулы текст рус телендә)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International