Татарстанда 2022 елның 9 аенда берләштерелгән бюджетка керемнәр күләме 362,3 млрд сум тәшкил итте.

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2022 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 362,3 млрд сум тәшкил итте. Шуның 309,7 млрд сумы салым һәм салым булмаган керемнәр. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2022 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар буенча республика киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уза. Шулай ук 9 айда республика салым органнарының эш йомгаклары, 9 айда ТР консолидацияләнгән бюджетының үтәлеше, 9 айда Федераль казначылык идарәсенең эш нәтиҗәләре кебек мәсьәләләр каралачак. Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып, киләсе елга бюджетның 27 млрд сумнан артык дефицит белән формалашканын билгеләп үтте (исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы бюджеты 1 укылышта кабул ителде). "Агымдагы геосәяси шартларда безнең предприятиеләр бизнесны үзгәртеп кору буенча катлаулы эш алып бара. Бу, беренче чиратта, продукция һәм комплектлаучы әйберләр китерү чылбырын үзгәртү, импортны алыштыра торган производстволарны оештыру», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук, салым органнары мәгълүматларына караганда, предприятиеләргә зыян күләме 1,5 тапкырдан артыкка арткан, дип ассызыклады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International