РФ Хөкүмәте санкцияләр чорында бизнеска ярдәм итү чараларының бер өлешен 2023 елга тулысынча озайтырга ниятли. Бу хакта Россия премьер-министры Михаил Мишустин үзенең урынбасарлары белән киңәшмәдә белдерде.
Мишустин билгеләп үткәнчә, ил хөкүмәте санкцияләр чорында Россия бизнесына актив ярдәм итүне дәвам итә. Ул искәрткәнчә, моннан алда беренче чираттагы гамәлләр планына кергән күп кенә карарлар кабул ителгән.
"Бу чаралар нәтиҗә бирә – икътисад акрынлап гамәлдәге таләпләргә җайлаша. Уңай нәтиҗәне саклап калу өчен, без аларның кайберләрен киләсе елга озайтачакбыз", - диде премьер-министр.
Аның сүзләренчә, акционер җәмгыятьләр һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, хәтта аларның активлары бәясе устав капиталы күләменнән түбән төшсә дә, ликвидациядән кача алачак.
"Ә гавами акционер җәмгыятьләрне үзгәртеп төзелгән очракта аларның акцияләренең уртача бәясен бер ай эчендә билгеләргә мөмкин булачак", - дип билгеләде ул.