Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында чираттагы республика киңәшмәсе узды

2022 елның 12 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында, «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау 99,5%ка үтәлгән. 753 йортның 34ендә эшләр дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук капиталь ремонт һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруның агымдагы торышы турында сөйләде.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International