Бюджет турындагы закон проекты икенче укылышка әзерләнде

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты икенче укылышка әзерләнгән. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советы утырышында депутатлар тәкъдим иткән төзәтмәләр турында фикер алыштылар, аларның бер өлеше кире кагылды, бер өлеше - кабул итүгә тәкъдим ителде. Моннан тыш, утырышта 2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды  бюджеты турында, шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турында республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин хезмәттәшләренә республика бюджеты турындагы закон проектына икенче укылышка регламент срокларында 701 төзәтмә керүен әйтте. Шуларның 660 ы республика Министрлар Кабинетыннан кергән. Дәүләт Советы депутатларыннан - 24 төзәтмә, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан - 17 төзәтмә.

"Депутатлар тарафыннан кертелгән төзәтмәләр комитет утырышына кадәр җентекләп эшләнде, шуңа бәйле рәвештә алар кире алынды, - дип басым ясады профильле комитет башлыгы, - аларның барысы буенча да уртак карарга киленде".

Нәтиҗәдә 677 төзәтмә каралган, шуларның 660ы Министрлар Кабинетыннан,  унҗидесе Бюджет, салымнар һәм финанс комитетыннан  кергән төзәтмәләр. Төзәтмәләр нигездә өстәмә федераль акчалар өлешендә бюджетны төгәлләштерүгә юнәлдерелгән. Федераль бюджеттан кергән барлык акчалар максатчан, аларның күбесе республика бюджеты ягыннан уртак финанслауны таләп итә. 

Барлык төзәтмәләр өч блокка бүленгән. Беренчесе (416 төзәтмә) федераль дәрәҗәдә 2 нче укылышка төзәтмәләр (нигездә, республика бюджетыннан финанслашу әһәмиятен исәпкә алып, субсидияләр буенча) әзерләүгә бәйле рәвештә федераль бюджет чаралары буенча чыгымнарны чагылдыруга кагыла.

Икенче блок (54 төзәтмә) аерым норматив хокукый актлар кабул итүгә, бюджет ассигнованиеләрен төгәлләштерүгә һәм Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары буенча акчаларны яңадан бүлүгә бәйле.

Өченче блок (190 төзәтмә) - йомгаклау, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алу.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан кертелгән өч төзәтмәләр юридик-техник һәм редакция характерында.

Финанс министры Радик Гайзатуллин үзгәрешләрнең 80 юнәлешкә кагылуын билгеләп үтте. 2023 елда федераль акчалар күләме 9,9 млрд. сумга артачак һәм 61,8 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2023 елда республика бюджеты ягыннан дәүләт программаларын финанслашу 1,9 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Нәтиҗәдә кертелә торган үзгәрешләр 2023 елга республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме 343 млрд. 773,2 млн. сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 370 млрд. 920,7 млн. сум. Бюджет кытлыгы элеккеге дәрәҗәдә кала.

Профильле комитет әгъзалары Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан 2023-2025 елларга федераль бюджет проектына икенче укылышка әзерләнгән төзәтмәләрне карадылар. Өстәмә рәвештә Татарстанга бирелә торган (2023 елга 160 млн. 473,5 мең сум, 2024 елга - 123 млн. 329,1 мең сум, 2025 елга - 116 млн. 823,1 мең сум күләмендә) федераль акчаларны исәпкә алырга кирәк. Сүз гражданнарның аерым категорияләренә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә субсидияләр һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерүне тәэмин итүгә субсидияләр турында бара.

Әлеге программалар уртак финанслауны таләп итә, шуңа күрә республика бюджетында 2023 елга - 94 млн. 957,7 мең сум, 2024 елга - 82 млн. 219,4 мең сум һәм 2025 елга 81 млн. 182,2 мең сум акча каралган.

Комитет утырышында 2022 елның 9 аенда республика бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәләләр дә каралды. «Узган ел белән чагыштырганда салым һәм салым булмаган керемнәр динамикасы уңай», - дип басым ясады Радик Гайзатуллин, - кергән акчалар барлык социаль йөкләмәләрне үтәргә һәм планлаштырылган чыгымнарны тулысынча финансларга мөмкинлек бирде».

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International