Озак вакытлы карау системасы – үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан гражданнарның һәм инвалидларның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән комплекслы дәүләт программасы ул. Ул тәрбиягә мохтаҗ кешеләрнең сәламәтлеген, функциональлеген, социаль элемтәләрен һәм тормыш белән кызыксынуын саклауга юнәлдерелгән хезмәтләр күрсәтә.
Озак вакытлы карау системасына өйдә, ярымстационар һәм стационар рәвештә социаль хезмәт күрсәтү, шулай ук гаилә каравына ярдәм итү кебек төрле ярдәм төрләре керә.
Әлеге проектны гамәлгә ашыруга «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 2026 елда барлыгы 836,77 млн.сум күләмендә чаралар юнәлдереләчәк, шуларның 610,84 млн. сумын – федераль акчалар, 225,93 млн. сумын – Татарстан Республикасы бюджеты чаралары тәшкил итәчәк.