Республикада алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының әлеге территорияләрне үстерү кысаларында төзелгән килешү шартларын үтәвен тикшереп тору эше дәвам итә.
Хәзерге вакытта республикада алгарышлы үсеш территорияләре биш моношәһәрдә эшләп килә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскта. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнгән.
Контрольне гамәлгә ашыру өчен махсус төзелгән комиссия составына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, профильле министрлыклар, шулай ук муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының һәм салым органнарының структур бүлекчәләре вәкилләре кертелде.
Комиссия әгъзалары проектларын гамәлгә ашыру урыны буенча Менделеевск шәһәренең алгарышлы үсеш территориясендә резидентлар белән күчмә чаралар үткәрде. Җитештерү шартлары, компанияләрнең бизнес-планнарында күрсәтелгән җитештерү биналары һәм җиһазлары булу, шулай ук салым законнары һәм башка норматив хокукый актлар таләпләрен үтәү предметына компанияләрнең беренчел документлары һәм хисап мәгълүматлары тикшерелде.