Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары чараларында максималь катнашуын тәэмин итәргә кирәк

2022 елның 16 декабре, җомга

Киләсе елда Татарстанның илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары чараларында максималь катнашуын тәэмин итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елда республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча ФКХ идарәсенең уртак коллегиясендә хәбәр итте. Чара ТР Хөкүмәт Йортында Россия Финанс министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев һәм Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Александр Демидов катнашында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел бюджет үтәлеше катлаулы икътисадый шартларда узды. Предприятиеләр санкция басымын кичерә, рубль курсы, энергия ресурсларына бәяләр һәм башка тышкы факторлар тәэсирендә эшләргә мәҗбүр. Компанияләр продукция һәм комплектлаучылар белән тәэмин итүнең яңа логистикасын җайга салалар, импортны алмаштырырлык җитештерүләр булдыру өстендә эшлиләр. ТР Президенты тармак министрлыкларына җитештерүчеләр белән эшләүне дәвам итәргә кушты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 513 млрд. сум тәшкил итәчәк, шуның 420 млрд. сумы – үз керемнәребез. Шул ук вакытта предприятиеләрнең югалтулары күләме 33,7%ка арткан. «Чыгым вәкаләтләрен һичшиксез үтәү өчен икътисадның тотрыклылыгын һәм бюджет керемнәренең үсешен саклап калу мөһим», - диде Татарстан Президенты.

Быел Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнары 531 млрд. сум тәшкил итәчәк. Республика барлык бюджет йөкләмәләрен үти. Чыгымнарның өчтән бере ил Президентының «май» указлары кысаларында хезмәт хакы буенча түләүләрне тәшкил итә. Илкүләм проектлар чараларын тормышка ашыруга 42 млрд. сум юнәлдереләчәк: РФ бюджетыннан 30,5 млрд. сум һәм ТР бюджетыннан 11,3 млрд. сум. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илкүләм проектларның максатлары һәм күрсәткечләре үтәлергә тиеш. Бу ел ахырына кадәр акча тулысынча үзләштерелергә һәм планлаштырылган барлык объектларны сафка бастырырга кирәк.

ТР Президенты сүзләренчә, 2023 елга республика бюджеты киеренке кабул ителде. Кытлык 27 млрд. сум тәшкил итәчәк. «Бу акчаларны бүген эзләргә кирәк. Беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрне үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын үтәргә, резервлар белән эшне дәвам итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Мөһим резерв - салым бурычы. Әйтик, 1 декабрьгә ул 13,4 млрд сум тәшкил итә. Төзелеш министрлыгы, Сәнәгать һәм Транспорт министрлыгы карамагындагы предприятиеләрнең бурычлары артты. Муниципалитетлар буенча салым бурычларының сизелерлек артуы Казан, Түбән Кама, Чаллы, Бөгелмә, Алабуга һәм Зеленодольск районнары буенча күзәтелә. Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына бурычларны киметү буенча эшне активлаштырырга, шулай ук җирле бюджетларны Финанс министрлыгының фараз күрсәткечләренә туры китереп, кытлыксыз расларга кушты.

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, 2022 елда Татарстан территориясендә казна 1 трлн 257 млрд сумга тулыланачак, бу узган ел белән чагыштырганда 12,5%ка күбрәк. Республиканың берләштерелгән бюджетына  үсеш 30% тәшкил итәчәк. Төрле тармаклар буенча түләү срокларын күчерүгә карамастан, иминият кертемнәре дә артачак.

2022 елда федераль бюджетка күчерелгән салымнар өлеше 65% тәшкил итәчәк, шуңа күрә республиканың берләштерелгән бюджетына барлык түләүләрнең 35% ы керәчәк.

Түләү динамикасы буенча авыл хуҗалыгында гына кимү күзәтелә. Бу тармактагы эре инвестпроектларны тормышка ашыруга бәйле рәвештә НДС кайтаруның артуы белән аңлатыла.

Салымнар түләүдән законсыз китү схемаларын кулланган оешмалар эшчәнлеген туктату эше дәвам итә. Әйтик, 11 айда салым тикшерүләре материалларын карау нәтиҗәләре буенча Тикшерү комитеты тарафыннан түләнмәгән салымнар суммасына 2 млрд сумнан артык 20 җинаять эше кузгатылган, шуның 1,8 млрд сумы бюджетка кире кертелгән.

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин берләштерелгән бюджетның керем өлеше үтәлеше турында хәбәр итте.

Татарстан буенча Федераль казначылык идарәсенең эш нәтиҗәләре турында ведомство башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов сөйләде.

Антон Силуанов Татарстанның социаль-икътисадый үсеш темпларын югары бәяләде. «Без республиканың бик яхшы эшләгәнен күрәбез. Бюджетка килгәндә, безнең бурыч – нинди генә санкцияләргә һәм каршылыкларга карамастан, билгеләнгән планнарны тормышка ашыру. Монда иң мөһиме - дөрес идарә. Без һәрвакытта да бу яктан республикада барысы да төгәл итеп төзелүен билгеләп үттек. Шуңа күрә Татарстан буенча бездә бернинди дә курку юк», - дип ассызыклады министр.

РФ Финанс  министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, республика федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителә торган үсеш коралларыннан актив файдалана: инфраструктур кредитлар, ТКХ фонды механизмнары, ДОМ.РФ, сәнәгать ипотекасы һ.б. лар. «Татарстан төрле бәяләү күрсәткечләре буенча лидерлар өчлегенә керә. Бу социаль-икътисадый хәл дә, инвестклимат та, халыкның тормыш сыйфаты да. Әлеге казанышлар - күбесенчә сезнең республикада актив кулланыла торган заманча идарә практикалары нәтиҗәсе», - дип өстәде Антон Силуанов.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында федераль үзәккә республикага ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстанда бөтен билгеләнгән планнар, шул исәптән эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Силуанов бүләкләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International