Владимир Путин Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл магистрален төзүне финанслау моделен тикшерәчәк

2013 елның 28 июле, якшәмбе
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл магистрален төзү мөмкинлеген тикшерү буенча киңәшмә уздырачак, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Төп тема - финанслау чыганагы булачак, дип яза "Коммерсант". Мәскәү-Казан магистрален төзүгә алдан саналган бюджетның 60% - әлегә билгесез  чыганаклар, ә бит проектлау ноябрьдә башланырга тиеш, дип билгели алар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International