“Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы рәисе итеп Илдар Халиков сайланды.
Директорлар советы финанс директоры Әлфия Каюмованың 2013 нче елның I яртыеллыгында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында докладын тыңлады.
Бу чорда, үткән ел белән чагыштырганда, алкоголь продукциясе производствосы күләме 37% ка арткан һәм 4 147 мең декалитр тәшкил иткән. Производство планы 108 % ка үтәлгән.
2013 нче елның I яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖ алкоголь продукциясен сату күләме 3 920 мең декалитр тәшкил иткән, бу үткән ел дәрәҗсеннән 37 % ка күбрәк.
“Татспиртпром” ААҖ спирт заводлары 2013 нче елның I яртыеллыгында 1 176 мең декалитр спирт җитештергән, бу үткән ел дәрәҗәсенә 101% тәшкил иткән.
2013 елның I яртыеллыгында сәнәгать производствосы индексы 131% булган.
2013 нче елның I яртыеллыгында продукциядән, эшләрдән, хезмәтләрдән алынган керем 46 % ка арткан һәм 2 933 млн. сум тәшкил иткән.
2013 нче елның I яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖ барлык дәрәҗә бюджетларга 7 216 млн. сум салым һәм җыем күчергән.
2013 елның I яртыеллыгында ТРның консолидацияләнгән бюджетына 2 532 млн. сум акча кергән.
2013 нче елның I яртыеллыгында чиста табыш 207 млн. сум булган.
“Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Георгий Куприянов утырышта инвестицион проектларны тормышка ашыру барышы турында доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2026 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2026 елга бурычлары турында сөйләде.