Нефть-газ керемнәре турында

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

РФ Финанс министрлыгы статистикасыннан аңлашылганча, 2023 елның мартында РФ бюджетына нефть-газ тармагыннан керемнәр февраль белән чагыштырганда 32 процентка, 688,2 млрд сумга кадәр арткан.

Шул ук вакытта 2022 елның марты белән чагыштырганда күрсәткеч 75,5% ка кимегән – ул вакытта керемнәр 1,208 трлн сум тәшкил иткән булган. 2023 елның өч аенда федераль бюджет нефть-газ тармагыннан бер ел элек алган 2,974 трлн сум белән чагыштырганда, 1,635 трлн сум алган.

РФ Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, мартта нефтькә һәм газ конденсатына экспорт пошлинасы һәм файдалы казылмалар чыгаруга салым (НДПИ) бюджетка 468,5 млрд сум алып килгән, бу февральдәге дәрәҗәдән 12 процентка түбәнрәк.

Әмма мартта өстәмә керемгә салым бюджетка тагын 220 млрд сум алып килгән. Февральдә исә ул җыелмады, чөнки ул айлар буенча бертигез җыелып бармый – гадәттә кварталга бер тапкыр була.

Мартта газга шул ук салымнарның күләме 138,1 млрд сум тәшкил иткән, бу бер ай белән чагыштырганда 14 процентка кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International