Бүгенге көндә торак төзелеше буенча еллык план 37% ка үтәлгән - 1 млн.138 мең квадрат метр торак тапшырылган. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов шундый мәгълүмат китерде. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Торак төзелеше өлкәсендә алдынгылардан коммерцияле төзүчеләр: 599 мең кв.метр мәйданлы 81 күп фатирлы йорт әзер. Социаль ипотека программасы буенча 44 мең кв. метрлык 15 йорт төзелгән, шәхси торак төзелеше өлкәсендә 495 мең кв.метрга якын йорт тапшырылган.