Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов республикада социаль-мәдәни объектларга, гидротехник корылмаларга һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның ничек баруы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Киңәшмә барышында, Алексей Фролов Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Әйтик, бүгенге көндә 674 күп фатирлы йорт буенча сатулар узган. Төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга электрон аукцион үткәрү турында хәбәр 55 йорт буенча урнаштырылган.