ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда торак төзелеше планы 43%ка үтәлгән

2023 елның 15 апреле, шимбә

15 апрельгә республикада торак төзелеше буенча еллык план 43 процентка үтәлгән - 1 млн.331 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Төзелеш темплары буенча алдынгылар - коммерциячел торак. Еллык планның 46%ы үтәлгән. Төзүчеләр 660 мең кв. метр мәйданлы 91 күп фатирлы йорт тапшырганнар. Социаль ипотека программасы кысаларында йөкләмәләрнең 42 проценты үтәлгән: 67 мең кв.метрга 17 йорт төзелгән. Ел ахырына кадәр 53 йорт тапшырырга кирәк. Шәхси торак төзелеше буенча план 40%ка үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 604 мең кв. м тәшкил итә.

Моннан тыш, министр хәбәр иткәнчә, бу пәнҗешәмбе көнне РФ Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумында Татарстан 2023-2024 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы проектын яклады. Әлеге программа кысаларында 8,6 млрд сумлык 190 объектны модернизацияләү планлаштырыла. Быел аларның 2 млрд сумлык 30 чарасын үтәү планлаштырыла. 2024 елга 6,6 млрд сумга 160 чара планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International