Кулланучы кредиты (займ) шартнамәсе буенча заемщик кредит алучының йөкләмәләрен үтәүне туктатып торуны яисә шартнамә буенча түләүләр күләмен киметүне күздә тоткан ташламалы чорны билгеләү турындагы таләп белән кредиторга мөрәҗәгать итә алу хокукы срогы озайтылды. Элегрәк мондый гаризаларны бирү вакыты агымдагы елның 31 мартында тәмамланган иде (2023 елның 14 апрелендәге 132-ФЗ санлы Федераль закон).
Сүз 2022 елның 1 мартына кадәр төзелгән шартнамәләр турында бара, ә кредит каникулларын бирү өчен заемщик кеременең алдагы ел өчен уртача кереме белән чагыштырганда 30%тан артыкка кимеүе (кайбер өстәмә шартлар үтәлгәндә) нигез булып тора.
Шундый ук рәвештә заемщикларның – икътисадның аерым тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта предприятиеләр субъектларының кредит каникуллары бирүне сорап мөрәҗәгать итү срогы озайтылды.