Муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

2023 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2023 елның гыйнвар-мартында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2023 елның апрель аенда җирле бюджетларның көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Чара "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашында үтте.

Киңәшмәләр барышында 2023 елның гыйнвар-мартында җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, шулай ук 2023 елның апрелендә  керемнәрнең җыеп алынуы, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, муниципаль учреждениеләрнең беренче чираттагы чыгымнарын каплау мәсьәләләре тикшереледе.

Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International