ТР финанс министры 2023 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары турында сөйләде

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2023 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының үтәлеше һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2023 елга бурычлары турында сөйләде.
Барлык муниципаль берәмлекләр катнашында, видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2023 елның 1 кварталында берләштерелгән бюджетка 115,7 млрд. сум тупланды, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 98,5 млрд. сум тәшкил итте, дип белдерде ТР финанс министр Радик Гайзатуллин үз чыгышында.
Гомумән алганда, 1 кварталда керемнәрне туплау динамикасы уңай. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уңай динамика салым булмаган ке-ремнәрнең артуына бәйле. Бу арту бер мәртәбә алына керемнәр белән аңлатыла. “Шул ук вакытта салым керемнәре һәм аерым салымнар буенча узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимүгә таба тенденция күзтелә. Алар арасында – табышка салым, физик затлар керемнәренә салым, җыелма керемгә салым, җир салымы” – дип билгеләде Радик Гайзатуллин.
Табышка салым кереме өч ай эчендә 46,2 млрд. сум тәшкил иткән. 1 кварталда физик затлар керемнәренә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 20,0 млрд. сум күләмендә кергән. Республиканың берләштерелгән бюджетына җыелма керемгә салым күләме 2,2 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 1,6 млрд. сум һәм җирле бюджетларга – 600 млн. сум. Агымдагы елның 1 кварталында җир салымы 1,3 млрд. сум тәшкил иткән. 
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 78,9 млрд. сум тәшкил иткән.  Республика бюджеты чыгымнары 63,9, җирле бюджетлар – 30,2 млрд. сум күләмендә башкарылган.
Радик Гайзатуллин сүзләренчә, ел башына калган бюджет акчалары һәм 1 кварталда тупланган керемнәр бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакларын тулысынча һәм үз вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган беренче чираттагы чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек биргән.
«2023 елга бурычларны куйганда, бездән хәзерге катлаулы хәлне исәпкә алып эш итү таләп ителә. Шуңа бәйле, бюджетларыбызның керем һәм чыгым өлешен тулы күләмдә үтәү өчен без салымнарны булдыра алган кадәр күбрәк җыюны тәэмин итәргә, шул ук вакытта бюджет чараларын да сакчыл сарыф итәргә тиеш. Шулай ук 24-26 елларга бюджетны вакытында һәм сыйфатлы итеп формалаштыру агымдагы елның мөһим бурычы булып тора», - дип йомгаклады ТР финанс министры. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International