Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Белешмә өчен. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 мартта башланып китте. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International