Татарстан эшмәкәрләренә экспортка мөмкинлекләр турында сөйлиячәкләр

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

18 майда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды экспортны яклау үзәге ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә эшмәкәрләр өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ хезмәтләре турында онлайн-вебинар уздырачак.

Вебинар кысаларында «Россия экспорт үзәге» АҖ ярдәме чаралары җентекләп яктыртылачак:

Эшмәкәрләрнең «Россия экспорт үзәге» АҖ хезмәтләрен җентекләп өйрәнү, шулай ук кызыксындырган сорауларны бирү өчен уникаль мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Катнашу өчен чарага 2023 елның 18 маена кадәр МСП.РФ Цифрлы платформасы аша теркәлергә кирәк ("Сервислар" - "Ярдәм итүнең төбәк чаралары" - "Ярдәм алу" - төбәкне һәм сезнең бизнесны күрсәтергә - "Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу").

Вебинарга сылтама буенча тоташырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: Яна Овсянникова (843) 222-90-60 (өстәмә. 272) яисә  7 (987) 270-06-91.

Татарстан Республикасында үзебезнең эшмәкәрләргә ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, ул Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителде. Дәүләт ярдәмен алу турында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясендә 8(843)524-90-90 номеры буенча фикер алышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International