Бу "Кече һәм урта эшмәкәрлек" илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә эре дәүләт компанияләреннән сатып алулар процедурасы турында белешмә алырга мөмкинлек биреләчәк, әлеге ярдәм түләүсез булачак. Нечкәлекләр турында төбәк хөкүмәтендә сөйләделәр.
"Сатып алулар буенча гид" махсус электрон сервисы 223-ФЗ буенча сатып алулар процедурасын кече һәм урта эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр өчен аңлаешлырак итәчәк. «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында аны Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация эшләтеп җибәрде.
"Сатып алулар буенча гид"ка консультациягә теләсә кайсы этапта мөрәҗәгать итәргә мөмкин – сатып алуларны эзләүдән һәм заявкалар әзерләүдән алып килешү төзүгә кадәр. Шулай ук сервис банк гарантияләрен алу, Монополиягә каршы федераль хезмәттә һәм судта мәнфәгатьләрне яклау мәсьәләләрен ачыкларга, шулай ук эре заказчылар тарафыннан "офсет" килешүләрен үстерү һәм төзү программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм итә.
Консультацияне телефоннан да, язма рәвештә дә алырга мөмкин. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Гаризаларны МСП.РФ Цифрлы платформасында "Сервис" бүлегендә бирергә мөмкин.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бизнес өчен мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгендә белергә була 7 (843) 524-90-90-90