#МыВместе2023 халыкара премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның 18 февралендә #МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясенең бер үк исемдәге үзара ярдәм акциясен дәвам итү рәвешендә һәм Россиядә 10 ел дәвамында уздырыла торган "Россия ихтыярчысы" бөтенроссия конкурсы мирасы буларак өченче сезоны старт алды.

Премиянең төп максаты – кешеләргә ярдәмгә юнәлтелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативалар лидерларын тану һәм аларга ярдәм итү.

Анда 14 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары, коммерциячел булмаган, хәйрия оешмалары, коммерциячел компанияләр, шулай ук журналистлар һәм медиа даирәсендә социаль проектлары белән башка вәкилләр катнаша ала.

Премия 18 февральдән 5 декабрьгә кадәр уза һәм биш этаптан тора: гариза бирү, техник экспертиза, төбәк, ярымфинал һәм финалдан. Җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның декабрендә Мәскәүдә #МЫВМЕСТЕ Халыкара гражданлык катнашу форумында узачак.

Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә. Катнашучыларны теркәү Премия порталында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International