Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация эшкуарларның төбәкара, региональ һәм халыкара кооперациясен үстерүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыра. Бу максатларда эшкуарларга ярдәм итүнең «Кече һәм урта эшкуарлыкның цифрлы платформасы» (https://xn--l1f.xn--p1ai/) дәүләт платформасында «Җитештерү кооперациясе һәм сату» (https://xn--l1agf.xn--p1ai/services/development/) сервисы эшли башлады.
Сервиста азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, комплектлау, чимал һәм башка сәнәгать продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр турында белешмәләр туплана һәм системага салына, шулай ук дәүләт катнашыннан башка Россия компанияләреннән һәм эре чит ил компанияләреннән актуаль ихтыяҗлары булган тәэмин итүчеләрне эзләү буенча запрослар урнаштырыла. Шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан соратып алына торган продукцияне җитештерүгә һәм китерүгә коммерцияле тәкъдимнәр юнәлтелү буенча функционал гамәлгә куелган. Сервис конкрет ихтыяҗга кече һәм урта эшмәкәрлек арасыннан җитештерүчеләрне һәм тәэмин итүчеләрне табарга, әзер продукцияне китерүне оештырырга яки яңа тәэмин итүчене җитештерү чылбырларына кертеп җибәрергә мөмкинлек бирә.
2022 елдан башлап «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисында 100дән артык эре компания һәм ритейлерларның запрослары урнаштырылган, шуларның 40тан артыгы 10 илдән (Беларусия, Әрмәнстан, Сербия, Һиндстан, Оман, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия) – барлыгы 5 меңнән артык номенклатур позицияләр.
Хәзерге вакытта азык-төлек булмаган һәм сәнәгать товарларын потенциаль тәэмин итүчеләрне эзләүгә дәүләт катнашыннан башка эре Россия компанияләре һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларының запрослары актуальләштерелә.
Әлеге программада катнашу өчен сылтама буенча мәгълүматларыгызны калдырыгыз: https://forms.gle/FaPEvyojWnd4k3A5A