РФ бюджетының нефть-газ булмаган керемнәре 2023 ел нәтиҗәләре буенча "плюска чыгачак", бүгенгә бюджет чыгымнарының еллык планы 39%ка, керемнәрене 30%ка үтәлгән. Бу хакта Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.
"Бездә нефть-газ тармагына бәйле булмаган керемнәр план буенча үсә. Ягъни, без ел нәтиҗәләре буенча нефть-газ булмаган керемнәр буенча зур булмаган плюс та булырга мөмкин дип исәплибез. Әмма нефть-газ керемнәре белән проблема. Әлегә без аларның конъюнктураны, барлык дисконтларны исәпкә алып, әлегә планнан артта калуларын күрәбез", - диде Силуанов.
"Һәм, әлбәттә, чыгымнар мәсьәләсе. Без күрәбез, хәзерге вакытта, без үтәдек, менә, мәсәлән, бүгенгә – керемнәрнең еллык күләменнән якынча 30%ын. Ә ел буенча чыгымнарны без 39% ка үтәдек. Шуңа күрә бездә әлегә вакытлы дисбаланс бар, ул бюджет үтәлеше барышын исәпкә алып кимергә тиеш", - дип өстәде Финанс министрлыгы башлыгы.