Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге объектларга капиталь ремонт ясалуы турында хәбәр итте

2023 елның 6 мае, шимбә

Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт 4 республика һәм 2 федераль программа кысаларында алып барыла, барлыгы 268 объект. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүмат китерде.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык районнар киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы республикада социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары ничек баруы турында сөйләде.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International