Бердәм салым счеты һәм бердәм салым түләве кысаларында беренче чиратта физик затлар керемнәренә салым исәпкә алына

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Күпчелек регионнарда берләштерелгән төбәк бюджетларының салым керемнәренең төп чыганагы булып физик затлар керемнәренә салым тора. Бердәм салым счетын һәм салым түләүләренең бердәм срогын кертү һәм физик затлар керемнәренә салымны башка салымнар буенча недоимокны каплауга бирү бюджетларга акчаларның тигез кермәвенә, аның балансы бозылуга китерә һәм агымдагы бюджет чыгымнарын тулысынча финансларга мөмкинлек бирми.

Әлеге җитешсезлекләрне бетерү максатында РФ Салым кодексына бердәм салым түләве акчаларының суммаларын хас булуын билгеләү эзлеклелеген үзгәртә торган төзәтмәләр кабул ителде. Физик затлар керемнәренә салымны тиешле бюджетларга исәпләү хәзер беренче чиратта башкарылчак. 29 майдан бердәм салым түләве суммаларының хас булуга карап, мондый эзлеклелектә билгеләнәчәк:

1. физик затлар керемнәренә салым буенча недоимка – аның барлыкка килүенең иң беренче мизгеленнән алып;

2.        физик затлар керемнәренә салым – салым агенты тарафыннан аны күчерү бурычы барлыкка килгән вакыттан алып;

3.        башка салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре буенча недоимка – аның барлыкка килүенең иң беренче вакытыннан башлап;

4.        башка салымнар, аванс түләүләре, җыемнар, иминият кертемнәре – аларны түләү (күчерү) бурычы барлыкка килгән вакыттан алып;

5.        пенялар;

6.        процентлар;

7.        штрафлар.

2023 елның 29 маендагы 196-ФЗ номерлы Федераль закон, законны рәсми бастырып чыгарган көннән бер ай узгач үз көченә керә торган нормалардан тыш, 2023 елның 29 маенда үз көченә керде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International