Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә, гидротехник инфраструктура һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларының ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы барлык программаларның актив фазада булуын хәбәр итте. Мәсәлән, мәгариф тармагында 6 программа гамәлгә ашырыла (268 объект).
Министр мәгариф учреждениеләре буенча үтәлешнең 32% тәшкил итүен әйтте.
Сәламәтлек саклау тармагына килгәндә, монда өч программа кысаларында 118 беренчел звено объекты һәм 31 стационар (149 объект) яңартыла.
Мәдәният өлкәсендә 4 программа кысаларында 35 объект ремонтлана.
Республикада 5 программа кысаларында яшьләр сәясәте өлкәсендәге 28 объектка ремонт ясала.
Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендә ике республика программасына 23 объект керә.
Министр республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясалуы турында хәбәр итте. Мәсәлән, торглар этабын 730 объект үткән (13 күп фатирлы йортта төзелеш-монтаж эшләре үтәлеше дә, лифтларны алыштыру да каралган).