Татарстанда 2023 елның 27 маена 1,9 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 61%ы

2023 елның 27 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

Министр төзелеш программаларының нинди стадиядә булуы турында хәбәр итте. 27 майга 1 млн. 904 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык планның 61%ы). Бүгенге көндә коммерциячел торак төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган күләмнең 65%ы файдалануга тапшырылган. Абсолют саннарда бу 115 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 926 мең кв.метр.

Татарстанда шулай ук социаль-мәдәни объектлар төзелеше дәвам итә, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, төзекләндерү бара.

Марат Айзатуллин киңәшмә барышында искәрткәнчә, киләсе елда төзекләндерүгә планлаштырылган объектларны сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү тәмамланганчы берничә генә көн кала. Бүгенге көндә, мониторинг мәгълүматлары буенча, тавыш бирүдә республиканың 356 меңнән артык кешесе катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International