Кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Республиканың кече нефть компанияләренең 2023 елның I кварталындагы эш нәтиҗәләре һәм алга таба үсеш бурычлары турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә кече нефть компанияләре һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре, шулай ук министрлыклар, ТР Рәисе администрациясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сәүдә маршрутларын үзгәртеп кору шартларында беренче квартал нәтиҗәләрен ясыйбыз. Тулаем республика буенча быелның 1 кварталында хәл тотрыклы булды.

Татарстан Республикасының кече нефть компанияләренең 2023 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре һәм алга таба үсеш бурычлары турында генераль директорның беренче урынбасары – «Нефтеконсорциум» компаниясенең баш инженеры Олег Вышенский сөйләде.

"Бүген безнең уртак бурычыбыз - Татарстанда нефть чыгару буенча планлы эшне дәвам итү, шул исәптән ятмаларны бораулау һәм төзекләндерү буенча барлык программаларны үтәү, имин хезмәт шартларын тәэмин итү, компанияләрнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар күрү», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, бүген нефть чыгаруда илебезнең яңа технологияләрен кертү һәм компания белгечләренең компетенцияләрен арттыру буенча алга таба эшне көчәйтү мөһим.

Киңәшмә барышында шулай ук июль аенда республикада традицион Нефть саммиты узачагы турында мәгълүмат җиткерелде. Моннан тыш, 2023 елның 27 июленнән 7 августына кадәр Әлмәттә Яшь геологларның бөтенроссия олимпиадасы да узачак.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International