Бюджет комитеты 2022 елда республика бюджетының үтәлеше турында закон проектын хуплады

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда 2022 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты каралды. Закон проекты Дәүләт Советына беренче һәм өченче укылышта карауга тәкъдим ителде.

"2022 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында" Татарстан Республикасы законы проектын депутатларга Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

2022 елда республика бюджеты керемнәр буенча 452,7 млрд сум күләмендә, чыгымнар буенча – 463,2 млрд сумга үтәлде, дип хәбәр итте финанс министры.

Табышка салым 166,1 млрд сум күләмендә җыелган. Салымнан төп керемнәрне нефть тармагы тәэмин иткән. Физик затлар керемнәренә салым маддәсе буенча 80,8 млрд сум салым кергән.

"Илкүләм икътисад" бүлеге буенча чыгымнар 150 млрд сум күләмендә башкарылган.

Социаль өлкә учреждениеләрен һәм чараларын финанслауга чыгымнар 280,8 млрд сум яисә чыгымнарның гомуми күләменнән 53 % тәшкил итте.

Ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының дәүләт әҗәте күләме 103,5 млрд сум тәшкил иткән.

ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев комитетка ТР Финанс министрлыгының 2022 елда бюджет үтәлеше турындагы хисабына уңай бәяләмә тәкъдим итте.

Комитет закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советына аны беренче һәм өченче укылышта карарга тәкъдим итте.

Аннары 2023 елның 1 апреленә республика бюджеты үтәлеше турында хисап тыңланды һәм игътибарга алдынды, аны депутатларга шулай ук финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International