«Ак Барс Казан марафоны» кысаларында массакүләм йөгерүдә катнашу турында

2023 елның 28 мае, якшәмбе

27-28 майда Казанда “Ак Барс банкы Казан марафоны” кысаларында йөгерү оештырылды. 15 илдән 12 000 кеше 3, 10, 21.1 һәм 42.2 километрлы дистанциянең берсен сайлап йөгерде. Моннан тыш, марафон кысаларында TIMERBABY һәм TIMERKIDS йөгерүе булды.

Барлык маршрутларның дистанцияләре шәһәрнең матур урыннары аша үтте: трасса 42.2 км шәһәребезнең тарихи өлеше – Иске Татар бистәсе аша узды; 10 км дистанциядә катнашучылар Кремль яр буе яныннан йөгереп үттеләр, ә ярыммарафончылар Кремльне Казансуның каршы ярыннан күрделәр.

Әлеге акциядә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International