Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елның 4 ае йомгаклары буенча 101,6% тәшкил итте

2023 елның 3 июне, шимбә

Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елның 4 ае йомгаклары буенча 101,6% тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.

"Сәнәгать җитештерүе индексы 4 ай йомгаклары буенча 101,6% тәшкил итте, - диде Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. - Предприятиеләрнең продукция төяп җибәрү күләме - 1 триллион 330 млрд сум".

Үсеш автомобиль төзелешендә, компьютерлар, электр җайланмалары җитештерүдә, металлургиядә, шулай ук металл әйберләр җитештерүдә күзәтелә.

Олег Коробченко шулай ук 2023 елда сәнәгать секторы предприятиеләре федераль бюджеттан ярдәм алганнарын билгеләп үтте.

Республикада шулай ук химия тармагында проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International