Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы 8 июньдә була

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы 8 июньдә узачак. Мондый карар  парламент Президиумы утырышында кабул ителде.

Депутатлар 24 мәсьәләне, шул исәптән 11 республика законы проектын, ике федераль закон проектын һәм Россия Федерациясе субъектларының ике закон чыгару инициативасын карарга планлаштыра.

Аерым алганда, киләсе утырышта беренче укылышта 2022 елда республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары каралачак.

2022 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы хисап буенча Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International