Татарстанда салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән ташламалы салым ставкалары гамәлдә булуын озайттылар. "Оешмалар милкенә салым турында” законга үзгәрешләр кертүче тиешле закон проекты ТР Дәүләт Советының 44 нче утырышында кабул ителде.
2022 елның 1 гыйнварыннан файдалануга тапшырылган газүткәргечләр өчен закон проекты салым түләү рәвешендә преференцияне 4,55 процентка 2027 елга кадәр озайтуны күздә тота. Бу чара Татарстанда газлаштыруны алга таба үстерү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
2019 елның 1 гыйнварына кадәр гражданнар тарафыннан дача хуҗалыгы алып бару өчен оештырылган бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләре 2025 елга кадәр гомуми файдаланудагы милеккә салымнан азат ителгән.
Сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт ихтыяҗлары өчен кулланыла торган социаль-мәдәни өлкәдәге коммерция объектлары өчен 2025 елга кадәр 4,55% күләмендә салым буенча преференцияләр саклана. Чара системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халыкның өлешен арттыруга юнәлдерелгән.