Татарстанда 1 млн 917 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 62%ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Коммерциячел торак төзүчеләр тарафыннан гомуми мәйданы 926 мең кв. м. булган 115 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган, ягъни планлаштырылган күләмнең 65%ы. Төзелеш стадиясендә тагын 82 йорт. Социаль ипотека программасы кысаларында 81 мең кв.метрлык 20 йорт файдалануга тапшырылган - йөкләмәләрнең гомуми күләменең 50%ы. Шәхси торак төзелеше өлешендә еллык план 60%ка үтәлгән - 911 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.