Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасын кайбер юнәлешләр буенча “Хендэ корпорейшн” компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасын кайбер юнәлешләр буенча “Хендэ корпорейшн” компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра, шул исәптән калдыкларны утильләштерү һәм алар белән эш итү буенча системалы эш өлкәсендә, нефть эшкәртү һәм энергетика өлкәсендә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хендэ корпорейшн” компаниясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Хендэ корпорейшн” компаниясе вице-президенты, “Хендэ корпорейшн Мәскәү һәм БДБ” генераль директоры Кын Ву Пак, БДБ буенча“Хендэ корпорейшн” проект-менеджеры Хван Чжи, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Росприроднадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ОАО “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары – Нефть һәм нефть продуктларын реализацияләү идарәсе башлыгы Наил Маганов һәм башкалар катнашты. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, “Хендэ” маркасы бөтен дөньяга мәгълүм, аерым алганда, “Хендэ Мотор” Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының генераль партнеры булды.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республикада экологиягә һәм әйләнә-тирә мохит торышына җитди игътибар бирелә. Монда каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм эшкәртү мәсьәләләре аерым урын алып тора. Бүген калдыкларны утильләштерү буенча системалы эшне оештыру мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан башкаласы Казанда работает өч чүп эшкәрткеч завод эшләп килә, калдыкларны аеру системасы гамәлгә кертелә.

“Хендэ корпорейшн” компаниясенең калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү буенча тәҗрибәсе бик зур, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, һәм без сезнең белән бу өлкәдә хезмәттәшлек итәргә телибез.

“Хендэ корпорейшн” компаниясе вице-президенты, “Хендэ корпорейшн Мәскәү һәм БДБ” генераль директоры Кын Ву Пак, калдыклар белән эш итү һәм нәтиҗәдә алынган энергияне куллануны тәкъдир итеп, кыскача чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Кореядә бу мәсьәлә белән 90 нчы еллардан бирле дәүләт дәрәҗәсендә шөгыльләнәләр. Безнең технологияләр 23 млн. кешесе булган мәйданны тәэмин итә, диде Кын Ву Пак.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, калдыклар белән эш итү буенча Корея компаниясе концепциясе бик кызыклы. Мондый проектны коммерция ягыннан карарга кирәк, диде ул, проектны әйбәтләп өйрәнергә, файдалылык дәрәҗәсен исәпләп чыгарырга, алыначак экологик эффектын билгеләргә. Рөстәм Миңнеханов эш төркеме төзергә кушты, аңа Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре, шулай ук Чаллы һәм Түбән Кама белгечләре керәчәк.

Очрашу барышында яклар нефть һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алышты. “Хендэ” компаниясе вәкилләре “Хендэ инжиниринг” һәм “Хендэ констракшн” компанияләре эшчәнлеге турында сөйләделәр, алар нефть эшкәртү заводларын проектлау һәм төзү белән, полимер җайланмалар, шулай ук энергетика объектларын төзү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнәләр.

“Хендэ корпорейшн” вәкилләре Татарстанның “ТАНЕКО” ААҖ, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ, “Казан оргсинтез” ААҖ кебек сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү ягында.

“Хендэ корпорейшн” компаниясенең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендәге реализацияләнгәгән проектлары һәм төзелеш дәрәҗәсендәге (Әфганистан, Төрекмәнстан, Тайвань, Согуд Гарәбстаны, Ливия һәм башкалар) проектларын кыскача тәкъдир итү уздырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International