Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәрвакыт хезмәттәшлек өчен ачык, булган тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашырга әзер

2013 елның 25 августы, якшәмбе

Россия Федерациясенең һәр субъектының теге яисә бу өлкәдә билгеле бер уңышлары һәм эшләнмәләре бар һәм Татарстан һәрвакыт хезмәттәшлек өчен ачык, булган тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашырга әзер.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы исеменнән ясалган тантаналы мәҗлестә хәбәр итте. 

Исегезгә төшерәбез, Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Волгоградка ике көнлек  (2013 елның 25-26 августы)эш визиты белән барды.     

Сәламләү сүзендә республика башлыгы билгеләп үткәнчә, ул Волгоградта өченче мәртәбә – ул монда беренче мәртәбә күп еллар элек студент чагында практикада булган, аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры сыйфатында килгән.

Рөстәм Миңнеханов “Сталинград сугышы геройларына” Мамай курганындагы тарихи-мемориаль комплексының әһәмиятен аерым ассызыклады. “Илебездә россияләлер килеп йөрерлек һәм ватанны саклап мондагы сугыш кырларында ятып калган сугыш солдатларына һәм каһарманнарына ихтирам күрсәтерлек шундый урыннар булырга тиеш, - диде ул. - Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышында иң драматик, героик вакыйгаларның берсе, аны онытырга ярамый”. 

Төбәкләр арасындагы киләчәк хезмәттәшлек, үзара мөнәсәбәтләрне үстерү  турында Волгоград өлкәсе җитәкчелеге белән сөйләшкәндә Рөстәм Миңнеханов  билгеләп үткәнчә, Сергей Боженованы Әстерхан мэры булган заманнан ук белүен әйтте.   

Волгоград – җитди ресурслары булган алга киткән шәһәрләрнең берсе, диде Рөстәм Миңнеханов, ышанам ки, Волгоград өлкәсенең потенциалы ачылып бетмәгән әле. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Сергей Боженов Волгоград өлкәсе губернаторы постында булганда (2012 елның гыйнварыннан), аерым нәтиҗәләр күзгә күренә. Бүген Волгоград өлкәсе үсеш үрнәге булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, билгеле, моның өчен күп хезмәт куярга кирәк.

Ышанам ки, алдыгызга куйган бурычларның барысы да топмышка ашачак, һәм сезгә уңышлар телибез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженовка мөрәҗәгать итеп.

Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов Татарстан Республикасы барлык төбәкләр белән республика  җитәкчелегенә  икътисадның төрле тармакларындагы тәҗрибәсе белән уртаклашуы өчен рәхмәт белдерде.  Без Татарстаннан күп нәрсәләргә өйрәнәбез, диде ул, бу республикада без дуслар һәм ышанычлы партнерлар таптык. Сергей Боженов сүзләренчә, бүген Татарстан икътисадта һәм сәнәгатьтә, социаль өлкәдә зур адым ясады һәм монда республика җитәкчелеге тырышлыгы күренә.

Исегезгә төшерәбез, Волгоград өлкәсе делегациясе Сергей Боженов җитәкчелегендә 2013 елның гыйнварында Татарстан Республикасында эш визиты белән булды. Шул чакта губернатор Рөстәм Миңнехановны җавап визиты белән Волгоград өлкәсенә чакырган иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International