Бүген (2013 елның 25-26 августы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Волгоград өлкәсенә килде.
Волгоград шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов, Волгоградской өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Ике көнлек визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Волгоград өлкәсе җитәкчелеге белән очрашулары, кайбер җитештерү мәйданчыклары белән, шул исәптән “Волжский трубный завод” ААҖ, “Газпром химволокно” ЯАҖ, “Волжская ГЭС” ААҖ белән танышу, Идел ГЭСы территориясендәге балык үрчетү комплексының осетр заводын, башка объектларны карап чыгу планлаштырыла.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата баручы затлар “Мамай Курган” тарихи-мемориаль комплексында булачаклар һәм мәңгелек Утка чәчәк салачаклар.
Иртәгә, 26 августта, Татарстан Республикасы белән Волгоград өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге кысаларындагы чаралар планына имза салыначак.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Волгоград өлкәсе администрациясе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә 2009 елның 18 сентябрендә имза салынган иде.
Казан һәм Волгоград шәһәрләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә 2005 елда имза салынган.
Статистик белешмәләргә караганда,2012 елда Татарстан Республикасы белән Волгоград өлкәсе арасында товар әйләнеше 7,3 млрд. сум тәшкил итә (2011 ел белән чагыштырганда - 40%ка).
Татарстаннан Волгоград өлкәсенә 2011-2012 елларда йөк һәм җиңел автомобильләр, шиннар, авыл хуҗалыгы техникасы (тракторлар), суыткычлар һәм көнкүреш туңдыргычлары һәм башка сәнәгать продукциясе илтеп җиткерелде.
2012 елда Татарстан Республикасының “КАМАЗ” ААҖ, “Татнефть” ААҖ, “Генерирующая компания” ААҖ, “Әлмәт торбалар завод” ААҖ, “АлАЗ” ААҖ, М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы” ҖБ” ААҖ, “Серго исемендәге завод” ҖБ” ААҖ, “Менделеевсказот” ҖЧБ, “Казаноргсинтез” ААҖ, “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ, “Татспиртпром” ААҖ һәм башкалар продукциясе Волгоград өлкәсенә җибәрелгән.