Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең транспорт министры Максим Соколов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
Очрашуда катнашучылар Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасының транспорт белән тәэмин ителеше нәтиҗәләрен билгеләделәр. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Транспорт министрылгы һәм шәхсән Максим Соколовка Уеннарны әзерләү һәм уздыруда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Яклар шулай ук Татарстан Республикасы транспорт комплексы үсешенең берничә перспектив проектлары турында фикер алыштылар.