Илдар Халиков 2013 елгы “KazanSammit”ына әзерләнү буенча оештыру киңәшмәсе уздырды

2013 елның 21 августы, чәршәмбе
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Россиянең V Халыкара икътисадый саммиты һәм ИХОның (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы) 2013 елгы”KazanSammit”ына әзерләнү буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә оештыру киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан таможнясы һәм “Казан” халыкара аэропорты вәкилләре, РФ Федерация Советы вәкиле Андрей Бакланов катнашты.

Искә төшерәбез, бу саммит ел саен Татарстан Республикасы башкаласында 2009 елдан уздырыла, быел ул Казанда 2-3 октябрьдә булачак.

Илдар Халиков әйтүенчә, саммит федераль дәрәҗәдә генә түгел (2012 елдан саммит РФ Федерация Советы ярдәме белән уздырыла), бәлки дөньяда танылу алган.

Бу чарага әзерләнү турында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы(АИР) җитәкчесе Линар Якупов җентекләп сөйләде.

2013 елның октярь аенда саммитта катнашучыларның очрашу урыны буларак, Халыкара мәгълүмат үзәге мәйданы сайланды. Монда төп очрашулар узачак, Россия һәм ИХО илләренең хезмәттәшлеге мәсьәләләре хакында фикер алышулар булачак. Саммит программасында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле иртәнге аш, KazanSammit кубогына ат чабышлары каралган.

Линар Якупов саммит кысаларында ислам финанславы темалары буенча фикер алышуларның әһәмиятлелегенә аерым басым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International