Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күпләп сату тармакара агросәнәгать үзәге проекты инвестор компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Әхмәтов, FGN Capital фондының Директорлар советы рәисе Александр Халдей һәм башкалар катнашты. Искәртеп үтик, Напомним, күпләп сатуның тармакара агросәнәгать үзәге проектын "Яңа Тура" технополисы территориясендә гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Татарстанда күпләп сату тармакара агросәнәгать үзәге эше Испаниянең Барселона шәһәрендәге Mercabarna агросәнәгать паркы тәҗрибәсенә нигезләнеп оештыралачак. Мондый проект Россия өчен уникаль.
Рөстәм Миңнеханов инвестор компанияләр вәкилләре белән проектның киләчәге турында, квалификацияле белгечләрне эшкә алу, авыл хуҗалыгы компанияләре белән хезмәттәшлек турында фикер алышты. Ул шулай ук республика тарафыннан проекта ярдәм булачагын гарантияләде. Без, базарның бүгенге ихтыяҗларына нигезләнеп, республиканың агросәнәгать комплексы үсеше стратегиясен төзергә тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Күпләп сату агросәнәгать үзәгенең җитештерүчедән турыдан-туры сатып алуның югары технологияле системасы булачак дип көтелә, шулай ук аның заманча складлары һәм суыткычлары булачак. Болар барысы да бердәм технолгия чылбырын булдырырга ярдәм итә - җитештерү һәм әзерләүдән, аны эшкәртү һәм саклау аша әзер продуктны кече һәм вак опт аша сату.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, проектта кече һәм урта бизнес катнашуына да игътибар итәргә кирәк.