Илдар Халиков АЕСОМ компаниясе вәкилләре белән очрашты

2013 елның 20 августы, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков AECOM компаниясе вәкилләре - AECOM Россия һәм БДБ “Транспорт инфраструктурасы” юнәлеше директоры Владимир Аветисян һәм “AECOM Россия” идарәчесе Энтони Янг белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин, “Россия 2018” оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешманың Казандагы бүлеге җитәкчесе Михаил Леонов һ.б. катнашты.

Искә төшерәбез, АЕCОМ бик зур корпорация, ул архитектура, инженер, ландшафт һәм шәһәр төзелешен проектлауны, икътисади һәм стратегик планлаштыруны, транспорт, әйләнә-тирә мохит һәм энергетиканы үз эченә алган төрле секторларда проектлар белән идарә итү хезмәте күрсәтә. Россия базарында компания 20 ел эшли, төп офислары Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга шәһәрләрендә урнашкан.

Илдар Халиков белән AECOM компаниясе вәкилләре берничә проект буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шул исәптән 2018 елда Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрүгә комплекслы транспорт схемасын әзерләү турында фикер алыштылар. Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздырудан соң, Татарстан күпсанлы туристларга гына түгел, бәлки зур бизнес, төзелеш өлкәсе вәкилләренә дә кызыклы булуы безнең өчен факт, - дип белдерде Илдар Халиков.

AECOM компаниясе эшчәнлеген һәм ул идарә итә торган проектларны тәкъдим иткәннән соң, Илдар Халиков компания җитәкчелегенә шулай ук Татарстан Республикасында түләүле автомагистраль проекты буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлеген дә карарга тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International