"А Плюс Девелопмент" ҖЧҖ генераль директоры Петр Гавырин белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шәһивәлиев катнаштылар.
"А Плюс Девелопмент" компаниясе клиентларга индустриаль милек (сәнәгать предприятиеләре цехлары, складлар) булдыру һәм модернизацияләү буенча тулы хезмәтләр җыелмасын тәкъдим итә. Компаниянең гамәлгә ашырылган проектлары арасында - Санкт-Петербургта "Скания" автозаводы өчен бинаны, Колпинода техник газлар станциясен модернизацияләү.
Казан Кремлендәге очрашуда яклар компаниянең “Алабуга” МИЗ резидентларының инвестицион проектларын гамәлгә куюда катнашу перспективалары буенча фикер алышты.