Пакистан Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аламгир Бабар белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләлр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттәхов катнаштылар.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Пекистан белән үзара сәүдә-икътисадый багланышлар тарихы барлыгын билгеләп үтте. Аерым алганда, Казан вертолет заводы Пакистан өчен вертолетлар төзи, ә Карачи шәһәрендә "КАМАЗ"ларны җыю производствося эшләп килә. ТР Президенты Пакитсан җитәкчелегенә Татарстан Республикасының башка продукциясенә дә игътибар итәргә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Аламгир Бабарга Татарстанның икътисадый һәм инветсицион потенциалы турында хәбәр итте, Пакистан бизнесын республика белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.