Яңа производство "Чистай" индустриаль паркы мәйданчыгында урнашачак

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

Сүз киртәләү өчен дивар панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр эшләп чыгару буенча производство комплексын оештыру инвестицион проекты турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "МЕТТЭМ" компанияләре төркеме президенты Виктор Сапрыкин очрашуда сөйләштеләр.

Очрашу Татарстан республикасы Хөкүмәт Йортында үзды.

"МЕТТЭМ" компаниясе якынча инде 24 елдан артык эшләп килә, бүген компанияләр төркеменә егермегә якын инновацион проект керә (www.mettem.org). Киртәләү өчен дивар панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр эшләп чыгару буенча производство комплексын оештыру инвестицион проектын кече һәм урта бизнес субъектлары өчен шартлар тудырылган "Чистай" индустриаль паркы мәйданчыгында тормышка ашыру тәкъдим ителә.

Проектка инвестицияләр күләме - якынча 273 млн. сум, производство 3 га мәйданда урнаша, елына 150 мең кв. метр дивар панельләре эшләп чыгарылачак, чыгымнарның кайтарылу вакыты – 3,5 ел. Продукция торак төзелешендә, фасад киртәләү конструкцияләрендә, биналарны реконструкцияләүдә һәм реновацияләүдә һ.б. кулланыла ала. Компания үз продукциясе белән киләсе елның язында Татарстанның төзелеш базарына үтеп керә алыр, дип көтелә.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка "МЕТТЭМ" компаниясенең Россия төзелеш базарындагы эшчәнлеге, тормышка ашырылган проектлары турында хәбәр иттеләр.

"МЕТТЭМ – Җиңел корыч конструкцияләр" ҖЧҖ генераль директоры Дионис Смирнов компаниянең дивар панельләре производствосында куллана торган технологияләре турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов республика мондый проектны тормышка ашыру белән кызыксынуы турында билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, дивар панельләре кебек төзелеш материалын спорт комплексларны, авыл клубларын, ФАПларны һәм башка объектларны төзүдә кулланып була.

Рөстәм Миңнеханов профильле оешмаларга "МЕТТЭМ – Җиңел корыч конструкцияләр" ҖЧҖ продукциясе белән танышырга, әлеге дивар панельләре кулланылган объектларны барып карарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International