Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттгы утырышын уздырды

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ  Директорлар советының чираттгы утырышын уздырды.   
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылды, Директорлар советы әгъзалары көн тәртибендәге өч мәсьәләне карадылар.  
Аерым алганда, “СибНАЦ” ААҖ  (Төмән) ТЭК анализы департаменты  директоры Лариса Нечипорук 2013 – 2030 еллар чорына “Ямал – Идел буе” проектын гамәлгә ашыру өчен чимал базасын нигезләү буенча нотык белән чыгыш ясады.  
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның сентябрендә Татарстан, Башкортостан һәм Ямал-Ненец автономияле округы (ЯНАО) башлыклары һәм Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының кайбер белгечләре “Ямал – Идел буе” продукт үткәргечен төзү проекты инициаторлары булдылар, әмма проектны реализацияләү кирәкле чимал запаслары булмау һәм техник каршылыклар аркасында кыенлашырга мөмкин. 
Лариса Нечипорук хәбәр иткәнчә, “Ямал – Идел буе” проектын гамәлгә ашыру өчен чимал базасын нигезләү Ямал-Ненец автономияле округының (ЯНАО)  табигать ресурсларын җайга салу департаменты заказы буенча гамәлгә ашырылды.  Анализ Ямал ярымутравы һәм Красноярск краеның төньягы ятмаларын программ комплекслы үзләштерү нигезендә, шулай ук Россия газ-нефть сәнәгатен үстерүнең генераль схемасы нигезендә төзелде.  
ЯНАО картасы нигезендә, биш зона бүленгән – углеводород чималы магистраль транспортының гамәлдәге һәм планлаштырыла торган инфраструктурасы нигезендә. Ямал зонасы үз юлы һәм үз транспорты белән үсәчәк. Әлеге зона 2030 елдан гына эшкәртелә башлаячак, ә Уренгой-Ямбург, Көнчыгыш һәм Көньяк зоналары Надым-Пуртаза дип аталучы зонага берләштерелә.
Лариса Нечипорук сүзләренчә, Надым-Пуртаза зонасы әйбәтләп анализланган. Ул искә төшергәнчә, 2011 елда майлы газ чыгару  98 млрд. кубометрга җиткән.    
Икенче мәсьәлә буенча – углеводород чималын күкерттән чистартуның яңа казанышлары турында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе  президенты, “ВНИИУС” ААҖ генераль директоры Әхмәт Мәзгаров чыгыш ясады.
РФАнең Н.С.Курнаков исемендәге Гомуми һәм органик булмаган химия институты (Мәскәү) лабораториясе мөдире Владимир Абрамов куәтле ультратавыш куллануга нигезләнгән заманча технологик процессларны тәкъдир итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белгечләргә Н.С.Курнаков исемендәге Гомуми һәм органик булмаган химия институты (Мәскәү) лабораториясе эшләнмәләрен сәламәтлек саклау өлкәсендә куллану мөмкинлеген өйрәнергә кушты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International