Хөрмәтле татарстанлылар!
Республика Көне дәүләтчелегебезне торгызуның хәзерге этабын ачык чагылдыра, Татарстанның икътисадта һәм социаль өлкәдә ирешкән зур казанышларын, иҗтимагый үсештәге үзгәрешләрен, халкыбыз тормышының яңа дәрәҗәсен һәм яшәү рәвешен күрсәтә.
Күптән түгел Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы уңышлары республикабызның төп бәйрәменә быел үзенчәлекле төсмер бирә. Универсиада тәҗрибәсен һәм аның күпкырлы мирасын республикада гомумроссия һәм халыкара колачлы яңа проектларны гамәлгә ашыруда файдаланырга мөмкин һәм шулай эшләргә кирәк тә.
Россия Федерациясенең яңа транспорт артериясенә әвереләчәк югары тизлектә йөрешле магистраль төзү, шулай ук талантларны җәлеп итү урыны, фән һәм технологиянең заманча тармакларын үстерү үзәге, XXI гасыр шәһәр инфраструктурасы һәм мәдәнияте моделе – «СМАРТ сити Казан» һәм «Иннополис» булдыру аерым әһәмияткә ия.
Татарстанның икътисадый үсештә яңа баскычка күтәрелүе хуҗалыкның гамәлдәге структурасына таяна. Нефть тармагы тотрыклы эшли, нефть химиясе үсә бара. Автомобиль төзүчеләр җитди уңышларга ирешә. Торак төзелеше темплары кимеми. Энергетика комплексы ышанычлы нигездә. Илебез авиация сәнәгатенең данын торгызу Татарстан самолет төзүчеләренең намус эше булып тора.
Татарстан икътисадының киләчәген без булган предприятиеләрне модернизацияләүдә һәм фәнгә нигезләнгән яңа производстволар үзләштерүдә, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә күрәбез.
Агросәнәгать секторында хуҗалык итүнең башка рәвешләре һаман зуррак урын ала. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, гаилә фермаларына булышлык итү, авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен эре мәйданнар булдыру авылда уңай үзгәрешләргә китерә.
Икътисад үсеше социаль өлкәдә дә сизелерлек үзгәрешләргә этәргеч бирә. Бүген ул, әле күптән түгел булганча, минималь җитешлек тәэмин итүдән бигрәк, тормышның яңа сыйфатына ирешүне күздә тота. Моңа, барыннан да элек, заманча белем бирү һәм югары технологияле сәламәтлек саклау системалары ярдәм итә.
Мәдәниятнең әһәмияте арта. Без рухи байлыкларны торгызырга омтылабыз, мәдәни мирас объектларын яңартабыз.
Граждан җәмгыятенең роле үсә. Республика халкы, һәркем үз урынында хезмәт куеп, туган Татарстаныбыз үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Республика Көнен без Россиянең дәүләт флагы бәйрәменнән соң берничә көннән үк билгеләп үтәбез. Бу даталарның календарь якынлыгы һәм охшаш асылы федератив күп милләтле дәүләтебезнең аерылгысыз бердәмлеге турында исебезгә төшереп тора.
Кадерле дуслар, барыгызны да чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика Көне белән тәбрик итәм!
Ныклы сәламәтлек, иминлек, туган республикабыз һәм олы Ватаныбыз хакына иҗат егәрлеге телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов