Бүген республика Дәүләт Советында парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышы узды. Анда Татарстанның 2009-2011 елларга социаль-икътисадый үсеше һәм республиканың киләсе елларга бюджеты проекты турында сүз барды. Утырышта комитетка кергән депутатлар, Икътисад министры Марат Сафиуллин, республиканың Финанс министрлыгы вәкилләре катнашты.
Беренче булып сүз Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллинга бирелде. Ул утырышка җыелган депутатларны республиканың 2009-2011 елга социаль-икътисадый үсеш планы, Татарстанның бүгенге көндәге социаль-икътисадый хәле белән таныштырды. Аның чыгышыннан алынган мәгълүматларга караганда, татарстанлыларның яшәү сыйфаты елдан-ел арта бара. Республикада үткәрелгән сораштыруларга караганда, 37 процент халык үзләренең яшәү рәвеше яхшырды, дип саный икән. Халыкның кереме дә арта бара. Мәсәлән, 2008 елда аз керемле татарстанлыларның кереме 33 процента арткан. Алай да, күп кенә халыкны бәяләр үсүе, инфляциянең артуы борчый. Бу хакты 83 процент татарстанлы уйлана икән. Хәер, Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, Татарстанда инфляция башка Россия төбәкләре белән чагыштырганда шактый түбән — агымдагы елның август аена ул 8,5 процентны тәшкил иткән. Иделбуе федераль округында бу иң түбән күрсәткеч, дип билгеләп үтте министр.
Утырышның көн тәртибендәге икенче мөһим мәсьәлә — киләсе елларга бюджет проекты турында республика финанс министрының ике урынбасары — Лариса Макарова һәм Рифнур Сөләйманов чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, быел бюджет мәсьәләсе аеручы игътибар үзәгендә тора. Чөнки 2009 елдан башлап Татарстанның бюджет кодексы нигезендә бюджет элеккеге кебек бер елга түгел, ә өч елга төзеләчәк. Лариса Макарова сүзләренә караганда, 2009-2011 елларга каралган бюджетның дефициты да, профициты да юк. Ягъни, аның керемнәр өлеше чыгымнар өлешенә тәңгәл килә.
Бюджетның керемнәренә килсәк, аларның артуына республикада эшмәкәрлекнең үсүе, инвестицияләр, хезмәт өчен түләү фондының артуы тәэсир итәчәк. Чыгымнар турында әйткәндә, анда коммуналь-торак хуҗалыгын реформалау, юлларны яхшырту, транспорт системасын камилләштерү, кече эшмәкәрлекне үстерүгә шактый гына акчалар каралган.
Депутатлар шулай ук хөкүмәт вәкилләренә бюджет мәсьәләсендәге киңәш, сорауларын да җиткерделәр. Мәсәлән, депутат Әсфән Галәвов финанс министрлыгы вәкилләренә шәһәр транспортына кагылышлы борчулы соравын юллады. Шәһәр транспортында ташламалы — социаль билет белән йөрүчеләр өчен автобус хуҗалары хөкүмәттән бер тиен дә акча алмый икән. Алар ташламалар белән кулланчыларны бушлай йөртү. «Автобус хуҗалары моннан бик зур югалтулар кичерә, аларның кайсылары инде лизингка алган автобусларын кире кайтарып, шәһәрдә кешеләрне йөртүдән баш тарта башлады. Киләчәктә дә болай дәвам итсә, Казан урамнарындагы автобуслар саны кискен кимиячәк», - дип белдерде ул. Бу мәсьәләне чишәргә кирәклеге башка депутатларга да ачык билгеле. Шуңа да, республика парламентының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты депутатлары тарафыннан хөкүмәт вәкилләренә бу проблеманы чишәргә кирәклеге турында кискен итеп әйтелде.