Сезне чын күңелдән финансистлар көне белән котлыйм! 1802 елның 8 сентябрендә хан манифесты белән Финанслар министрлыгы булдырылган. 2011 елның августында Финансист көнен билгеләү турында президент Карары чыкты, һәм шушы елда россиядә яшәүче финансистлар беренче тапкыр үз һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.
Республикабызның финанс органнары федеральныкы белән чагыштырганда күпкә яшьрәк булса да, ә аңа 90 елдан бераз күбрәк, аның бай тарихы бар. Бүген Татарстан Республикасы финанс системасында намуслы, җаваплы, бюджет һәм салым өлкәсендә законнарны яхшы белүләре белән аерылып торган үз эшенең белгечләре эшли. Финанс өлкәсендә эшләүчеләрнең профессиональлеге һәм нәтиҗәле эшләве төбәкләр һәм гомумән республика икътисадының үсеше белән бәйле бит. Сезнең эшегез нәтиҗәсе буларак бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә үз вакытында хезмәт хакы, пенсия, төрле түләүләр, республика халкына стипендияләр түләнә.
Алда безне икътисадны модернизацияләү буенча дәүләт юнәлешен тормышка ашыру буенча зур эшләр көтә, шул исәптән республика халкының тормыш шартларын яхшырту, бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру, “программалы” бюджетка күчү.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, эшегезнең нәтиҗәсен тоеп яшәргә, профессиональ уңышлар телим!