Россия халыкның финанс белемен арттыру буенча 2014 елдан милли стратегия тормышка ашыра башлыячак, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов әлеге өлкәдә G20 милли стратегияләре турында чыгышын тәкъдим итүгә багышланган брифингта.
Финанс белем Россия Федерацияендә G20 рәислегенең төп темасы дип алынганын да искә төшере узды ул. Россиянең әлеге инциативасы "егермелекнең" барлык илләре белән дә хупланды, алар конкрет ил шартларына туры килгән үзләренең стратегияләрен әзерли башладылар.