2023 елның 9 октябрендә Татарстан Рәисе Дәүләт Советына бюджет юлламасын кертте. Республика бюджеты беренче укылышта 2 ноябрьдә каралачак.
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының агымдагы үтәлеше, 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына бюджетның социаль әһәмияте турында без Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин белән әңгәмә кордык.
- Радик Рәүфович, 23 октябрьдә 2023 елның 9 ае өчен бюджет үтәлешенә йомгак ясалды. Алдагы өч еллык бюджет проекты турындагы сорауларга күчкәнче, мөмкинлектән файдаланып, бюджетның агымдагы үтәлешеннән башларга теләр идек. Керемнәр татарстанлылар алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек бирәме?
- Чыннан да, шушы көннәрдә республика киңәшмәсендә Министрлар Кабинетында 2023 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлешенә нәтиҗәләр ясалды, шулай ук елның калган айларына бурычлар билгеләнде.
Финанс министрлыгы – республиканың финанс тормышының төрле өлкәләрендә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче идарә тармагы, шуңа күрә сезнең сорауга җавапны саннардан башлыйм. 2023 елның 9 аенда тупланма бюджетның керем өлешенә 331,2 млрд сум салым һәм салым булмаган керемнәр керде, шул исәптән республика бюджетына 283,7 млрд сум, җирле бюджетларга 47,5 млрд сум.
Барлык төр бюджетларның керем өлешен үтәү динамикасы уңай. Республиканың берләштерелгән бюджетының еллык күрсәткечләре 79 процентка, җирле бюджетлар 78 процентка үтәлгән.
Республика бюджеты керемнәре төзелешендә төп өлешне гадәттәгечә предприятиеләр табышына салым һәм физик затлар табышына салым били. Аерым алганда, 9 айда табышка салым кереме 133,2 млрд сум тәшкил итте, физик затлар табышына салым республиканың берләштерелгән бюджетына 93,1 млрд сум күләмендә керде.
Социаль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләсенә килгәндә, әлеге бурыч республика хөкүмәте, шул исәптән Финанс министрлыгы өчен өстенлекле булып тора. Мин моны республика киңәшмәсендә чыгышымда әйттем һәм тагын бер тапкыр кабатлаячакмын. Агымдагы елның 9 аенда берләштерелгән бюджет чыгымнары 353 млрд сум тәшкил итте.
Шулай итеп, ел башына калган бюджет акчалары һәм 9 ай эчендә тупланган керемнәр бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә исәпләнгән хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде.
Шулай ук, чыгымнар буенча бюджет үтәлешенең төп мәсьәләләренең берсе – хезмәт хакы буенча май указларын гамәлгә ашыруны аерым искә алу мөһим. Әлеге указларга ярашлы рәвештә 2023 елда республикада ирешелгән уртача хезмәт хакыннан чыгып, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренең хезмәт хакы параметрларын үтәү буенча эш алып барыла.
- Тиздән парламент утырышы кысаларында 2024-2026 елларга бюджет турында закон проекты ТР Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта каралачак. Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, парламент тыңлауларында һәм республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре белән киңәшмәдә каралган республика бюджетын формалашу чорының хәзер инди мөһим өлешен билгеләп үтәр идегез?
- Башкарылган эшне исәпкә алып, хөкүмәт һәм депутатлар корпусы дәрәҗәсендә бюджет проекты турында фикер алышу башланганчы, Финанс министрлыгы тарафыннан бюджет чыгымнарын оптимальләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру, республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү һәм кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча бурычларны үтәү өчен аерым салымнар буенча ставкалар һәм ташламалар билгеләүгә юнәлдерелгән норматив актларны актуальләштерү буенча зур эш башкарылган вакыт хәтергә килә.
Моннан тыш, 2024 елга социаль-мәдәни өлкәнең барлык тармакларын финанс белән тәэмин итү нормативлары тулысынча актуальләштерелде. Ел ахырына кадәр безнең алда 40 Хөкүмәт карарын һәм 2 республика законын кабул итү бурычы куелган иде. Нәтиҗә бар. Бүгенге көндә норматив актлар, нигездә, расланган, график үтәлә.
- Радик Рәүфович, парламент тыңлауларында Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров 2024 елга республика бюджеты социаль характерда булуын билгеләп үтте. Бюджетның социаль әһәмияте нәрсәдә соң?
- Чыгымнарда. Шуннан чыгып, бюджет чыгымнарын билгеләүче аерым тенденцияләр турында сөйләп узарга телим. Беренче чиратта, бу өч ел эчендә беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнарның үсеше – бюджет төзелешендә 84 процентка кадәр.
Шул ук вакытта социаль өлкәгә чыгымнар параметрлары әлеге чыгым позициясенең ел саен уртача 8 процентка үсеш динамикасы турында сөйли. Бу агымдагы чыгымнар буенча гына.
Мәсәлән, социаль-мәдәни өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң әһәмиятле тармак – «Мәгариф». 2024 елда берләштерелгән бюджет чыгымнары күләме 138,8 млрд сумга җитәчәк. 2026 елда 168,8 млрд сумга кадәр үсеш фаразлана.
Бу чыгымнарда өстәмә рәвештә укучылар контингентының үсеше, кадет интернатларында тәрбияләнүчеләрне тоту, йомгаклау аттестациясен үткәрү исәпкә алынган. «Мәгариф» тармагында кайбер социаль республика максатчан программалары финанслана. Алар арасында – Татарстан Республикасында телләрне саклау һәм үстерү, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау, ресурс үзәкләрен булдыру, дәреслекләр сатып алу.
Шулай ук «Социаль сәясәт» тармагын да алыйк. Берләштерелгән бюджет буенча чыгымнарның гомуми суммасы 60,3 млрд сум күләмендә фаразлана. Әлеге күләмнәрдә инфляциягә туры китереп индексацияләнгән агымдагы елда түләнә торган барлык социаль пособиеләр каралган.
Россия Президентының май указларын гамәлгә ашыру башланганнан бирле хезмәт хакына берләштерелгән бюджет чыгымнары да ел саен арта. Өстәвенә, аларның динамикасы бюджетның башка чыгымнары үсешеннән алдарак бара. Әгәр 2024 елда бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең гомуми чыгымнардагы хезмәт хакының өлеше 41,4 процент булса, 2026 елда ул барлык чыгымнарның яртысыннан артыгын тәшкил итәчәк.
Шулай ук бюджетта Резерв фондлар формалаштыруга, капиталь инвестицияләргә ассигнованиеләр, илкүләм һәм төбәк проектларын гамәлгә ашыруга, бюджет учреждениеләре тарафыннан мөлкәткә һәм җир салымына салым түләүгә, хезмәт хакын арттыруга, берничә ел дәвамында гамәлдә булган республика социаль әһәмиятле чараларны финанслауга акча каралган.
Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә бюджетара трансфертлар бүлеп бирүне дәвам итәргә тәкъдим ителә, ул өлешчә гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп, бакчачылык ширкәтләренә ярдәм күрсәтүгә башкарыла. Берләштерелгән бюджет чыгымнарының тәкъдим ителгән төзелеше республика һәм җирле хакимият органнарының барлык чыгым вәкаләтләрен финанслауны тәэмин итә.
Әлеге сорауга җавапны тәмамлап, безнең алда 2024-2026 елларда бюджет үтәлеше буенча катлаулы, җаваплы бурычлар торуын билгеләп үтәсем килә. Министрлыкларыбыз һәм муниципалитетларыбызның тырышлыгы һәм көйле эшчәнлеге, предприятиеләрнең һәм гражданнарыбызның (юридик һәм физик затларның) тотрыклы эшләве нәтиҗәссендә куелган бурычлар үтәләчәк дип саныйм.
- Радик Рәүфович, соңгы яңалыклардан без Россия Хөкүмәтенең 12 төбәкнең, шул исәптән Татарстанның, бюджет кредитлары буенча бурычларын исәптән чыгаруы турындагы боерыгы раслаганганын белдек. Республикада нинди сумманы исәптән чыгарачаклар? Бүгенге көндә Татарстан Республикасының бюджет кредитлары буенча гомуми бурычы нинди?
- Әйе, чыннан да, әлеге хәл булды. Кыскача әйткәндә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 21 октябрендәге 2933-р санлы карары нигезендә Татарстан Республикасының 7 млрд 882 млн сум күләмендәге бурычын исәптән чыгару каралды. Бу чара хөкүмәтнең безнең республикада яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру кысаларында салым базасын киңәйтү буенча актив эше нәтиҗәсендә тормышка ашырылды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының федераль бюджет кредитлары буенча бурычы 111,0 млрд сум тәшкил итә. Ул озак вакытлы нигездә реструктурлаштырылган.
- Сезнеңчә бүгенге катлаулы икътисади вәзгыятьтән чыгып, киләсе елда бюджет параметрлары үтәләчәкме?
- Килешәм, бюджет катлаулы шартларда формалаштырылды. Аның үтәлешенә, әлбәттә, хуҗалыклар арасындагы элемтәләрнең өзелүе, логистиканың бозылуы, илебезгә каршы халыкара санкцияләр кертү һәм башка тискәре факторлар тискәре йогынты ясаячак. Шул ук вакытта бюджет проектында объектив параметрлар салынган. Әгәр ел дәвамында икътисадта кискен үзгәрешләр булмаса һәм безнең компанияләр тотрыклы эшләрен дәвам итсәләр, бюджет та үтәләчәк.